17-18 августта «Сабантуй» ат спорт комплексында конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының дүртенче этабында Казан, Алабуга, Байлар Сабасы һәм Мөслимнән килгән 50дән артык спортчы төрле биеклектәге унбер маршрутта көч сынашты.
17-18 август көннәрендә «Сабантуй» ат спорты комплексында конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының дүртенче этабы узды. Әлеге ярышларда Казан, Алабуга, Байлар Сабасы һәм Мөслим ат спорты клубларыннан һәм мәктәпләреннән килгән 50дән артык спортчы катнашты. Ике көн дәвамында катнашучыларга төрле биеклектә (70 см дан 125 см га кадәр) булган унбер маршрутның берсен (берничәсен) үтәргә тәкъдим ителде. Ә инде ат спорты белән шөгәлләнә башлап килүчеләр “крестики” маршрутында көч сынаштылар.
Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге


Нет комментариев