“Юлбат” җәмгыяте  базасында узган  киңәшмәдә җирләрне  эшкәртүгә, сатыла торган техник  культураларны үстерүгә, терлекчелек  продуктлары җитештерүгә  кагылышлы мәсьәләләр турында  сөйләштеләр
Район яңалыклары

“Юлбат” җәмгыяте базасында узган киңәшмәдә җирләрне эшкәртүгә, сатыла торган техник культураларны үстерүгә, терлекчелек продуктлары җитештерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр

Семинар-киңәшмә туфрак эшкәртелә башлаган кырда башланып китте

 

Семинар-киңәшмә

   Агымдагы атнада “Юлбат” җәмгыятенең  Йосыф-Алан бригадасында район башлыгы  Рәис Миңнеханов, хуҗалык  җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашында  игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы  эшчәнлеккә багышланган сөйләшү булды.

 Семинар-киңәшмә туфрак эшкәртелә башлаган  кырда башланып  китте.  Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе  начальнигы  Гафур  Хәсәншин үзенең  кереш   сүзендә әйткәнчә, район бонитеты буенча иң  уңдырышсыз һәм  әче туфраклы  зонада  урнашкан. Нәтиҗәдә җиргә кертелгән ашламаларның да үсемлекләргә тәэсир итү  сәләте  кимрәк.  Туфрак каты булу  сәбәпле, яңгыр  сулары  да үсемлек тамырына төшеп  җитми,  агып  китә. Шуңа   күрә туфракны тирән эшкәртү  мөһим агротехник алым булып тора.

    Әлеге  чараның  үтәлеше белән хуҗалык  агрономы  Фидаил Хисамиев таныштырды. “Безнең Т-700 тракторына тагылган  чизель сука агрегаты белән эшләүче кеше урак  вакытында  комбайнга  утыра   иде. Хәзер техникага икенче  механизатор әзерли  алдык.  Нәтиҗәдә  көзге чәчү үткәреләчәк мәйданнарны да, туңга  сөрү җирләрендә эшкәртеп бара  алабыз. Тиеш  дип табылганда икешәр  кат та эшкәрттек. Чизель төрәннәрен тырышканда  40  сантиметрга  кадәр батырырга була, без исә 27-30 тирәнлектә эшкәртеп  чыгарга тырышабыз”, –дип  аңлатты  ул.  Сөйләшү барышында  әйтелгәнчә, туфракның тыгызлыгы бер куб сантиметрга 1,2 грамм тәшкил итсә,  норма чикләрендә була. Моның  өчен  җирнең  катылыгын  киметүче  чаралар  күрү, туфракны  4 елга бер тапкыр 35 сантиметрга кадәр тирән  эшкәртү шарт. Ягъни бер елга уртача 300-350 гектар  мәйдан туры   килә.

   Район хуҗалыкларында  көнбагыш,  кукуруз  культуралары мәйданнары  арта баруы шартларында аларны  үстерү, корткычларны бетерү үзенчәлекләре белән Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров таныштырды. Әйтик, кукурузга мамык   күбәләге  зыян  сала, ул чәчкәннең  өске  өлешен  ашый,  күкәй сала. Кузысы җир  астында  кышлый һәм язын  күбәләккә әйләнә. “Без хәзер кукуруз плантацияләренә  гербицидлар белән  керә  алмыйбыз. Ә кузыларын туфракны тирән  эшкәртеп юк итәргә  мөмкин. Бу бөҗәк хәзер көнбагышта  да   күренә башлады”, – диде  Васил Кәбиров.

 Быел һава шартлары  уңай  килгәндә, кукурузны  бөртеккә   күбрәк  мәйданнарда алу күздә тотыла.     Вегетация  чоры  индексы 170тән ким булмаган гибридлар максатка ирешергә  мөмкинлек бирер дип  көтелә.

Тулырак “Саба таңнары”  газетасында  укыгыз


Нет комментариев