Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Киләсе тәүлектә явым-төшем көтелми

    Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус, көндез 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак.

    Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, көнбатыштан талгын җил, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус, көндез 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак. Юлларда синоптиклар бозлавык фаразлый.

    Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнлә һава температурасы – минус 2-дән минус 7 градуска кадәр, көндез 0-дән минус 5 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

    Фото: kzn.ru

    Чыганак: kzn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: