Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Роман Вильфанд Татарстанда көзге һава торышына фаразларын әйтте

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге  фәнни җитәкчесе хәбәр иткәнчә, көзнең беренче ае безнең төбәктә яңгырлы булмаячак.

Сентябрьнең беренче көннәрендә Идел буе федераль округында температура нормадан югарырак булачак. Бу хакта бүген онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

«Идел буе округында температура нормадан югарырак, әмма ул бертөрле булмаячак. Якындагы биш көн дәвамында Татарстанда температура 25-30 градустан 20-23 градуска кадәр үзгәрер дип көтелә. Атнаның икенче яртысында яңгыр яварга мөмкин. Гомумән алганда, сентябрьдә Татарстанда бераз явым-төшем көтелә. Һава торышы уңайлы булыр дип көтелә, әмма температура үзгәреп торачак», — диде спикер.

Роман Вильфанд сүзләренчә, якындагы җиде көнгә генә һава торышы фаразлары ышанычлы санала. Шуңа күрә төбәктә ай азагында нинди һава торышы булачагын төгәл билгеләү катлаулы. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев