31 август 2020 яңалыклары
-
Шекше авыл җирлегендә халык җыены
28 август көнне Шекше авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Шекше авыл җирлеге үзидарәсенең 2015 – 2020 еллар аралыгында эшләгән эшләренә отчеты һәм 2021 елга һәм 2025 ел чорына үсеш планнары турында авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. чыгыш ясады.
-
ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба муниципаль районының 90 еллыгына багышланган лыжероллерлар буенча район ярышлары
Ярышларда Саба, Алексеевск, Балтач, Кукмара районнарыннан, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләреннән 104 спортчы катнашты.
-
Сабада коронавирустан үлем очрагы теркәлде
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.
-
Роман Вильфанд Татарстанда көзге һава торышына фаразларын әйтте
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе хәбәр иткәнчә, көзнең беренче ае безнең төбәктә яңгырлы булмаячак.
-
Ежедневный оперативный прогноз возникновения и развития чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 01.09.2020 г.
ОПЕРАТИВНЫЙ ЕЖЕДНЕВНЫЙ ПРОГНОЗ. По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» на 1 сентября по Республике Татарстан опасные и неблагоприятные метеорологические явления не прогнозируются.
-
Штормовое предупреждение о высокой пожарной опасности лесов на территории Республики Татарстан
Штормовое предупреждение о высокой пожарной опасности лесов на территории Республики Татарстан. В период с 1 по 10 сентября 2020 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается высокая пожарная опасность лесов (4 класс).
-
Яшь Гвардия штабы адреслы ярдәм күрсәтте
Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардия штабы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба муниципаль районының күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган гаиләләренә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә яңа уку елына әзерлектә адреслы ярдәм күрсәтте. Аларга канцелярия кирәк-яраклары, балалар иҗаты өчен җыелмалар тапшырылды.
-
Стендка ату буенча Россия чемпионаты
2020 нче елның 16нчы августыннан 26 август көннәрендә Липецк өлкәсенең Липецк шәһәрендә стендлы ату буенча Россия күләмендәге ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән Батыршина Зилә, Закиров Инсаф, Садыков Салават катнаштылар. Батыршина Зилә түгәрәк стендта парлы категориядә Сергей Демин белән чыгыш ясады. Әлеге квалификациядә алар 150 мишеньнән 139ына тидереп, чемпион титулына ия булдылар. Спортчыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр
Ата-аналар җыелышы вакытында бинада кешеләр саны илледән артык булмаска тиеш.
-
Татарстанда гриппка каршы прививканы ял көннәрендә дә ясатырга мөмкин була
Поликлиникалардан тыш, вакцинация мобиль пунктларын Казан метро станцияләре янында да урнаштырачаклар.
-
Роспотребнадзор идарәсендә түгәрәк һәм секцияләрнең эш тәртибен аңлаттылар
Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабы белән бергә белем бирү эшчәнлеге дә үз эзенә төште.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында "Минем туган шәһәрем" дигән темага рәсемнәр конкурсы
2020 елның 26 августында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Минем туган шәһәрем" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы үткәрде. Максатлар: балаларда сәнгатькә уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү, шәһәрне, аның матурлыгын рәсемдә чагылдырырга өйрәтү.
-
«Татарстан җырлы гомер бишегем»
Шәмәрдән авылы Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан җырлы гомер бишегем» бәйрәм концерты булды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев авыл халкын бәйрәм белән котлады. Концертка күренекле артист Вадим Захаров, Илназ Мусин һәм Айнур Габделхаков чакырылды. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итте.
-
Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм тамашасы
Район мәдәният бүлеге районыбыз халкы һәм кунаклары өчен “Ямьле Саба” яр буенда Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм тамашасы оештырды. Концерт программасында район мәдәният йорты үзешчәннәре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар катнашты. Шулай ук тамашачылар махсус кунаклар- сәхнә йолдызы Резеда Шәрәфиева, Мөнир Рахмаев, Илшат Сафин, Инсаф Мәрдәнов, Нияз Сафиуллин чыгышларын карап хозурландылар. Концерт искиткеч дустанә мохиттә узды.
-
Татарстанда кукуруз чәчүлекләренә куркыныч авыру яный
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге кукуруз чәчүлекләрендә куыкбаш гөмбәчегенең барлыкка килүе турында хәбәр итә.