Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында "Минем туган шәһәрем" дигән темага рәсемнәр конкурсы

2020 елның 26 августында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Минем туган шәһәрем" дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы үткәрде. Максатлар: балаларда сәнгатькә уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү, шәһәрне, аның матурлыгын рәсемдә чагылдырырга өйрәтү.

Конкурс башында тәрбияче балалар белән "Минем туган шәһәрем" дигән темага әңгәмә үткәрде. Казаныбызның матурлыгы, истәлекле урыннары турында үзара фикер алышу, сөйләшү булды. Балалар зур кызыксыну белән төрле-төрле, бик матур рәсемнәр ясадылар. Урам, зур-зур йортлар, сквер һәм паркларга өстенлек бирделәр. Конкурс азагында нәтиҗәләр ясалды, балалар кәнәгать калдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев