Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда гриппка каршы прививканы ял көннәрендә дә ясатырга мөмкин була

Поликлиникалардан тыш, вакцинация мобиль пунктларын Казан метро станцияләре янында да урнаштырачаклар.

Татарстанда гриппка каршы прививка ясатырга теләге булган һәм эшләүче кешеләр өчен поликлиникалар ял көннәрендә дә ачык булачак. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Кешеләр поликлиникага килә алсын өчен, вакцинацияне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә үткәрү күздә тотыла. Казанда метро станцияләре янында прививка ясарга ниятлибез», — дип ачыклык кертте спикер.

Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, поликлиникаларда вакцинация бүлмәләре прививка ясатырга теләгән кешеләр авырулар белән очрашмаслык итеп урнаштырылачак.

Моннан тыш, прививка ясатырга теләүчеләр саны 15 кешедән артып китсә, предприятиеләргә вакцинация үткәрү өчен табибларның мобиль бригадалары да килергә мөмкин. Моның өчен эш бирүчегә оешма урнашкан урын буенча поликлиникага заявка бирү дә җитә.

Лопушов шулай ук вакцинациянең бушлай үткәрелүе һәм һәркемнең үз эше икәнен искәртте. 

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев