Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стендка ату буенча Россия чемпионаты

2020 нче елның 16нчы августыннан 26 август көннәрендә Липецк өлкәсенең Липецк шәһәрендә   стендлы ату буенча Россия күләмендәге ярышлар булып узды.  Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән Батыршина Зилә, Закиров Инсаф, Садыков Салават катнаштылар.  Батыршина Зилә түгәрәк стендта  парлы категориядә Сергей Демин белән чыгыш ясады.  Әлеге квалификациядә алар 150 мишеньнән 139ына тидереп, чемпион титулына ия булдылар.  Спортчыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев