Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар әбиләр чуагы киләсе атнага кадәр дәвам итәр дип фаразлый

Хәзер көндез Россиянең Европа территориясендә һава температурасы нормадан 5-6 градуска югарырак.

Россиянең Европа өлешендә урнашкан аномаль җылы һава торышы киләсе атна башына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Европа территориясе антициклонның җылы өлешендә урнашкан. Көндезге температура 17дән 20 градуска кадәр», — диде метеоролог. Аның сүзләренчә, хәзер көндез һава температурасы нормадан 5-6 градуска артып китә.

Якын көннәрдә илнең Европа өлешендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. «Кояш җитәрлек, әлегә сизелерлек үзгәрешләр күренми», — диде синоптик.

Белгеч сүзләренчә, дүшәмбе, 5 октябрьдә, температура фоны элеккечә калачак, болытлар күбрәк була.

Элегрәк «Татар-информ» синоптикларның Идел буенда октябрь салкын һәм кыш җылы булачак дип фаразлавын хәбәр иткән иде. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X