Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый
Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана.
19 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк.
20 мартта һава торышы шартларында үзгәрешләр көтелә: кар явачак, ә температура күтәрелә. Төнлә -5..-10 һәм көндез -1..+4 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
«Киләсе атна башында, 21 һәм 22 мартта, температураларның алга таба җылынуы көтелә: төнлә -1..-6, көндез +1.. +7 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз кар явачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев