18 март 2022 яңалыклары
-
Хоккей буенча ярышлар узды
Байлар Сабасының үзәк шугалагында Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында хоккей буенча ярышлары узды.
-
19 мартка һава торышы
19 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14˚, аязганда -15..-20˚, көндез -1..+4˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар
Республика документлары федераль нормага нигезләнеп төзелгән.
-
Ахунҗанов Рифат – Россия чемпионы
11-13 март көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университетында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Россиянең 28 төбәгеннән килгән 280 спортчы арасында безнең райондашыбыз – Олы Шыңар авылы егете Рифат Ахунҗанов та катнашты. Һәм... 90 килограммлы үлчәү авырлыгында иң яхшысы дип танылып, Россия чемпионы исеменә лаек булды!
-
"Saba BalaHoner" проекты буенча яңа станцияләр эшли башлады
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады.
-
Бер атнада Татарстанда шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, ярма бәяләре кыйммәтләнгән
Шикәр комының уртача бәясе 4-11 март көннәрендә 64 сумга җиткән.
-
Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты 26 мартка кадәр озайтылды
Махсус режим 24 февральдә кертелгән иде.
-
Бикиев Илдус Нургали улының юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичәсе үтте
17 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Бикиев Илдус Нургали улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.
-
Игорь Комаров: «Хакимиятнең гражданнардан аерылмавына юл куймау мөһим»
Җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советының киңәйтелгән утырышы узды.
-
Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый
Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана.
-
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона уеннары тәмамланды
Кичә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының зона уеннары тәмамланды.