Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атнада Татарстанда шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, ярма бәяләре кыйммәтләнгән

Шикәр комының уртача бәясе 4-11 март көннәрендә 64 сумга җиткән.

Татарстанда 4 марттан 11 мартка кадәр бер килограмм шикәр комының уртача бәясе 10,8 процентка арткан һәм 64 сумга җитте.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер атна эчендә яшелчә һәм җиләк-җимешнең уртача бәясе 3,6 процентка кыйммәтләнгән. Туңдырылган балык бәясе килограммы өчен 2 процентка, ә балалар өчен консервалар 4 процентка үскән. Хәзер сөт һәм сөт продукциясе — 0,9 процент, чәй һәм баллы тәм-томнар 1,1 процентка кыйммәтрәк.

Бу чорда сыер, сарык һәм дуңгыз итенең уртача бәясе — 0,6 процентка, ә казылык эшләнмәләренең бәясе 1,5 процентка күтәрелде. Тавык йомыркасы — 10,4 процентка, ә тавык ите — 0,6 процентка кыйбатрак сатыла.

Бәяләр үсеше шулай ук ярмалар һәм макарон эшләнмәләренә дә кагылды. Шушы атна эчендә алар уртача 3,1 процентка кыйммәтләнде. Тоз бәясе 3,1 процентка артыграк тора, ә он һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре хакы 0,8 процентка үскән. Алкогольле продукция 4-11 март көннәрендә 1,3 процентка кыйммәткәрәк сатылган.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев