Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты 26 мартка кадәр озайтылды

Махсус режим 24 февральдә кертелгән иде.

Россиянең көньягында 24 февральдә кертелгән ябык һава юллары режимы 26 мартка кадәр озайтылды.

«Россиянең көньягындагы аэропортлар ябылып тору 2022 елның 26 марты 3 сәгать 45 минутка кадәр озайтыла», дип яза РИА Новости.

Сүз Ростовтагы Дон, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Симферополь, шулай ук Белгород, Брянск, Орел, Курск һәм Воронеж аэропортлары турында бара. Шул ук вакытта Сочи аэропорты штат режимында эшләвен дәвам итә.

Моңа кадәр оператор авиаэлемтәне чикләүләрнең 20 мартка кадәр дәвам итәчәге турында белдергән иде. Хәбәрдән аңлашылганча, илнең бу өлешендәге аэропортларның территорияләре гражданнар бортлары өчен имин түгел дип табылган.

Искәртеп үтәбез, 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев