Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ахунҗанов Рифат – Россия чемпионы

11-13 март көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университетында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Россиянең 28 төбәгеннән килгән 280 спортчы арасында безнең райондашыбыз – Олы Шыңар авылы егете Рифат Ахунҗанов та катнашты. Һәм... 90 килограммлы үлчәү авырлыгында иң яхшысы дип танылып, Россия чемпионы исеменә лаек булды!

“Бәйгедә спортчылар өч яшь категориясендә бил алыштылар. Улыбызның шундый нәтиҗә күрсәтүе безнең өчен дә, тренеры Илфат Нәбиуллин өчен дә зур горурлык. Рифат көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнә. Узган ел район сабантуенда укучылар арасында абсолют батыр булган иде, менә тагын зур җиңүгә иреште”- дип шатлыгын уртаклашты әтисе Ришат. Рифат бүгенге көндә Казан Нефтехимия көллиятендә 2 курста белем ала. Алга таба укуын махсус югары уку йортында дәвам итеп, киләчәген спорт белән бәйләргә ниятли. Хәзер укудан бушаган арада күнегүләргә ашыга, билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегенә әзерләнә. "Миңа ышанып, көч биреп торган һәр кешегә рәхмәт, алга таба да сынатмам!" – ди райондашыбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев