Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бикиев Илдус Нургали улының юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичәсе үтте

17 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Бикиев Илдус Нургали улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Үз өендә бәхетле кеше – иң бәхетле кеше!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.

Кичәдә юбилярны котлау өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", "Сөембикә" клубларының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Айнур Габделхаков белән җырчы Гөлзилә Нурмөхәммәтова җыр башкардылар. Балалар һәм туганнарыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев