Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә

Иртәгә көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Иртәгә, 17 февральдә, Татарстан буенча һәм Казанда төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез бозлавык, буран фаразлана, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев