Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә

2 июнь төнендә кыска вакытлы яңгыр явачак.

2 июнь төнендә, шулай ук иртәгә иртән Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шулай ук синоптиклар кич белән кыска вакытлы яңгыр явачагын фаразлый. Көндез явым-төшем юк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Кич белән көчәйгәндә секундына 15-20, хәтта 25 метр тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, ә көндез +20..+25 градусов.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев