1 июнь 2019 яңалыклары
-
ГЕРОЙНЫҢ ЧАРДУГАНЫ АЛЫШТЫРЫЛДЫ
Район ветераннар советы Дан орденнарының тулы кавалеры Габдулла Могыйгуллин каберенә куелган чардуганны алыштырды. Чараның иганәчесе “Сабаагроснаб” җәмгыяте директоры Фәнис Хурамшин булды.
-
ФИТЫР СӘДАКАСЫ, ЗӘКЯТ, ФИДИЯ ТУРЫНДА
Рамазан аеның соңгы ун көне фитыр зәкят, фидия сәдакалары бирә торган вакыт. Мәчетләрдә фитыр сәдакаларына аерым әрҗәләр куела. Соңыннан алар керемгә алынып мохтаҗларга бирелә
-
Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга "Ана даны" медален тапшырды
"Татарстанда күп балалы гаиләләр саны артуы сөендерә, 1 майга 35 мең 177 күп балалы гаилә исәпләнә", - диде Президент.
-
Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә
2 июнь төнендә кыска вакытлы яңгыр явачак.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының Чыгарылыш кичәсе
31 майда район мәдәният йортында "Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" укучыларның чыгарылыш кичәсе, һәм 2018-2019 нче уку елының призерлары һәм җиңүчеләре концерты булды.
-
Зөлфәт Зиннуров Төркиядәге ялы вакытында отельдә Сабантуй оештырган
Шоумен Зөлфәт Зиннуров бу көннәрдә гаиләсе белән ялда. Уку елы тәмамлану белән ул диңгезгә китеп барган иде. Төркиядән кызыклы элмә такта фотосын "Матбугат.ру"га да җибәргән иде бер көнне. Ә кичә Зөлфәт отельдәгеләрне җыеп Сабантуй оештырган.
-
Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бакчага түләүдән азат ителә
Республикада 7,2 меңнән артык бала балалар бакчасына бушлай йөриячәк.
-
Рөстәм Миңнеханов аз керемле гаиләләр өчен яңа ярдәм чаралары кертеләчәген әйтте
Өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче, кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән тулысынча азат ителәчәк.
-
Гүзәл Удачина татарстанлыларны Балаларны яклау көне белән котлады
Ел саен Татарстанда балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен, аларның потенциалын ачуга ярдәм итүче шартлар тудырыла.
-
КИТАП БЕЛӘН КҮЗ АЧЫЛА
24 майда район мәдәният йортында узган «Китапка мәдхия» дип аталган әдәби кичәдә 7нче Дөньякүләм әдәби марафон һәм «Саба Тукайны укый» проектында катнашучыларны тәбрикләделәр. Китап сөючеләрне котларга «Белем ру» җәмгыяте директоры, әдәби марафонның идея авторы Раил Гатауллин килгән иде.
-
Балаларны яклау көне
Хөрмәтле райондашлар! Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!