Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга "Ана даны" медален тапшырды

"Татарстанда күп балалы гаиләләр саны артуы сөендерә, 1 майга 35 мең 177 күп балалы гаилә исәпләнә", - диде Президент.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарны хөрмәтләде. Аларга "Ана даны - Материнская слава" медален тапшырды. Тантана кунаклары булып, биш ана килгән иде.

"Нәкъ менә бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, "Ана даны" медален тапшыру тантанасын уздырабыз. Татарстан гаиләләре - иң тату, күп милләтле, иң нык гаиләләр", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул ел башыннан республикада 5 мең 282 гаилә никахларын рәсмиләштергәнен әйтте. Һәр бишенчесе, 21 проценты милләтара никахлар булуын искәртте.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

"Туган балаларның күбесе - икенче һәм аннан соңгы балалар - 61 процент тәшкил итә. Татарстанда күп балалы гаиләләр саны артуы сөендерә, 1 майга 35 мең 177 күп балалы гаилә исәпләнә", - диде Президент. Ул Татарстанда балалар табу һәм яшь буынны лаеклы үстерү, тәрбияләү өчен шартлар тудырылганын билгеләп үтте. Дәүләт ярдәм чараларын арттыру максатыннан 2020 елдан өстәмә чаралартурында сөйләде.

"Ышанам: бу чаралар уңай нәтиҗәләрен бирәчәк. Бүген без гаилә институтын көчәйтү, гаилә кыйммәтләрен саклап калу кирәклеген аңлыйбыз. Гаилә җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген саклый, шуңа күрә һәр гаиләнең төп бурычы - балалаларны үстерү белән беррәттән, аларга тиешле тәрбия бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

"Гаиләләребез имин һәм матур булсын! Барыгызга да сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаиләләрегездә гел мәхәббәт, үзара аңлау, гармония атмосферасы хакимлек итсен", - дигән теләктә калды республика җитәкчесе. Күп балалы гаиләләр Рөстәм Миңнеханов белән фотога төштеләр. Шулай ук, аларга Президент бүләк тә тапшырды. Ул бүләкне иң кечкенәләре кулына тоттырып, төпчек балаларның олыгайгач әти-әниләрне каравын искәртте.

Медальгә лаек булучылар түбәндәгеләр. Яр Чаллыдан Ирина Аблукова унбер бала тәрбияли, өй хуҗабикәсе. Казаннан Лилия Вәлиева - алты бала анасы, өй хуҗабикәсе. Биш бала анасы Алсу Җиһангирова Кама Тамагында "Нармонка" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли. Зөлфия Миңнеханова биш бала тәрбияләп үстерә, Кукмара районы Мәдәният йортында хезмәт куя. Чирмешән районыннан килгән биш бала анасы Лариса Трофимова - социаль хезмәткәр.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

"Үзем дә күп балалы гаиләдә үскәч, миңа авыр түгел, мин моның нәрсә икәнен аңлыйм. Без алты бала идек. Шулай да, биш бала анасы булырмын дип уйламаган идем, иң күбе өч бала булыр дигән идем. Ходай шулай насыйп иткән инде. Балалар күп булгач, бергә җыелылулары үзе күңелле. Бер-берсенә ярдәмләшәләр. Иң олысына 23, кечкенәсенә 4 яшь", - дип сөйләде Алсу Җиһангирова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Лилия Вәлиева гаиләсендә дүрт кыз, ике малай үсә. Иң олысына 18, төпчегенә 1,5 яшь. "Күп балалы ана булу - зур бәхет ул, хәтта сөйләп булмый. Балалар күп булу әйбәт ул. Кайбер кешеләр күп балалы булу авыр диләр. Юк, авыр түгел, яратып үстерсәң, кыен түгел. Мондый гаиләдә миһер күп, бер-беребезне яратабыз, булышабыз", - дип уртаклашты "Татар-информ" га.

Торжественная церемония вручения медалей Республики Татарстан «Ана даны – Материнская слава»

Лилия ханым яшь вакытында ике малай, ике кыз табарга хыялланган булганын әйтте. "Балаларны бик яратам, шуңа алтыны табарга насыйп булгандыр. Балаларның бәхете генә булсын инде, шуңа тырышабыз. Балаларда күбрәк миһербанлык, тәртип тәрбияләргә тырышам.
Безгә көтелмәгән хөрмәт булды бу. Президентыбызга бик рәхмәт", - диде.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев