Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГЕРОЙНЫҢ ЧАРДУГАНЫ АЛЫШТЫРЫЛДЫ

Район ветераннар советы Дан орденнарының тулы кавалеры Габдулла Могыйгуллин каберенә куелган чардуганны алыштырды. Чараның иганәчесе “Сабаагроснаб” җәмгыяте директоры Фәнис Хурамшин булды.

Митингта район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, инвалидлар оешмасы рәисе, геройның якташы Мәгсум Галиуллин, гимназия юнармиячеләре катнашты. Ватан сугышы ветераны Г.Мотыйгуллин Саба зиратына 1988 елда җирләнгән иде. Герой каберендәге вакыт узу белән искергән чардуганны алыштыруны сорап ветераннар советына мөрәҗәгать иткән кызы һәм якыннары изге эшне башкаручыларга зур рәхмәт белдерделәр. Чардуганны ясаган оста Рәис Мәүлин бу эшкә бар җанын- күңелен бирүе турында сөйләде.

Габдулла Мотыйгуллин фронтта Суворов һәм Богдан Хмельницкий орденлы 97нче укчы гвардия снайперы була. Күп тапкырлар алгы сызыкка чыгып, дистәләгән фашистны юк итә. 1944 елның маенда 11 гитлерчыны юк иткәне өчен (аларның күбесе офицерлар) III дәрәҗә Дан орденына лаек була. 1944 елның 1 августында аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.

I дәрәҗә Дан ордены якташыбызны 1946 елның май аенда Дрезден шәһәрендә демобилизация алдыннан эзләп таба. Габдулла 150дән артык фашистны теге дөньяга озата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев