Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кылган гамәл булсын яхшыдан

ФИТЫР СӘДАКАСЫ, ЗӘКЯТ, ФИДИЯ ТУРЫНДА

Рамазан аеның соңгы ун көне фитыр зәкят, фидия сәдакалары бирә торган вакыт. Мәчетләрдә фитыр сәдакаларына аерым әрҗәләр куела. Соңыннан алар керемгә алынып мохтаҗларга бирелә

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәдисләреннән аңлашылганча, бу - ураза тотучының гыйбадәте кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдака. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип бирә.Әгәр дә фитыр сәдакасы бирелә

башлау көненә гаиләдә бала туса, аның өчен дә бирелә. Фитыр сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, өстәмә байлыгы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр) бирелә. Иң киме- 230 мең сумны тәшкил итүче нисабы (өстәмә байлыгы: акча, алтын-көмеш, асылташлар, сәүдә әйләнешендә йөрүче товар) булса, шул суммадан 2,5 процент зәкят түләнә. Ул да мохтаҗлар өлеше. Фитыр сәдакасының күләме ТР Диния Нәзарәте тарафыннан шул елның ашлык (арпа) һәм йөземнең уртача хакларыннан чыгып билгеләнә. Быел бер кешегә фитыр сәдакасының күләме арпа бәясенә карап- 100 сум, йөзем бәясенә карап -600 сум (баераклар өчен) билгеләнде. Фидия – картлык яки хроник авыру сәбәпле бөтенләй ураза тота алмаган кешеләр түли торган сәдака. Аның күләме Рамазан аеның һәр көне өчен мохтаҗ кешене ашату яки аңа 200 сум акча бирү. Быел Рамазан ае 29 көн булды, димәк, 5800 сум килеп чыга. Аны җыеп та, көннәргә бүлеп тә бирергә ярый. Акчалата бирү мәҗбүри түгел, мохтаҗ кешене ашатсаң да ярый.Аллаһ разый булсын.

Алмаз хәзрәт Гаянов,

Саба җәмигъ мәчете имамы.

Фото: www.pixabay.com | jpeter2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев