Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КИТАП БЕЛӘН КҮЗ АЧЫЛА

24 майда район мәдәният йортында узган «Ки­тап­ка мәдхия» дип аталган әдәби кичәдә 7нче Дөньякүләм әдәби марафон һәм «Саба Ту­кай­ны укый» проектында катнашучыларны тәбрикләделәр. Китап сөючеләрне котларга «Белем ру» җәмгыяте директоры, әдәби марафонның идея авторы Раил Гатауллин килгән иде.

Шунысы куандыра, кешене китапка якынайтучы, китап уку гадәтен үстерүче әлеге проектта катнашучыларның географиясе киңәйгәннән киңәя. 1-21 апрель көннәрендә узган 7нче дөньякүләм марафонда районыбыздан 110 кеше катнашып, көн саен укылган бер әсәрдән өзекне «ВКонтакте»дагы үзләренең битләренә урнаштырып бардылар. Әлеге чорда райондашларыбыз 300дән артык татарча китап укып өлгергән. 15-20 апрель көннәрендә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсе игълан иткән «Саба Тукайны укый» марафонында барлыгы 463 китап укучы катнашкан. Күргәнебезчә, әдипнең шигырьләрен яттан сөйләп, Тукай рухын яңартуда райондашларыбыз да үз өлешләрен керттеләр. «Китап сөючеләр саны артуы куандыра. Марафонда иң яшь катнашучыга 2 яшь булса, иң өлкәненә 81 яшь иде. Бишенче марафонда 1 генә кеше катнашкан булса, алтынчысында 21 кеше, җиденчесендә 110 кеше катнашты.Без китап уку буенча республикада Биектаудан 9 гына кешегә калышып 2урында торабыз. Бүген ике марафон җиңүчеләренең барысын да бирегә чакырдык», - ди район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Ләйсән Билалова.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев