Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зөлфәт Зиннуров Төркиядәге ялы вакытында отельдә Сабантуй оештырган

Шоумен Зөлфәт Зиннуров бу көннәрдә гаиләсе белән ялда. Уку елы тәмамлану белән ул диңгезгә китеп барган иде. Төркиядән кызыклы элмә такта фотосын "Матбугат.ру"га да җибәргән иде бер көнне. Ә кичә Зөлфәт отельдәгеләрне җыеп Сабантуй оештырган.

Видеодан күренгәнчә, бәйрәмдә аркан тартыш, кашык белән йомырка кабып йөгерү, капчыкта сикерү кебек уеннар булган.

Бәйрәм ярышларында Зөлфәт үзе дә катнаша, хатыны Гөлназ да читтән генә карап тормый: хатыннарга аркан тартырга булыша.

Төркия курортларына илебезнең төрле шәһәрләреннән туристлар килә. Белорусь, Казахстан, Украина кебек постсовет илләреннән дә гаиләләр еш була. Немец, поляк халкы да ярата Анталия һәм Алания буйларын. Кыскасы, Зөлфәт Зиннуров оештырган бәйрәмдә бик күп кунак һәм төрле географиядән җыелган халык татарның милли бәйрәме белән таныша алды.

Фото: скриншот инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев