Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Көндез бераз кар явачак, җил уртача тизлектә була.

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшү көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез урыны белән кыска вакытлы кар явачак, көньяктан талгын җил көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән җил тизлеге көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2дән -7 градуска кадәр, көндез 0дән -5 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев