Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә

    Яшен вакытында республикада көчле җил көтелә.

    Иртәгә, 24 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

    Яшенле яңгыр вакытында җил секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

    Моннан тыш, Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин.

    Фото: https://pixabay.com | tweemr

    https://tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: