Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанга суыклар якынлашуы турында кисәтә

Республикада әлегә һава торышы циклонның җылы секторында тора.

Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип җиткерә югары уку йорты матбугат хезмәте.

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрьдә Татарстанда, җил төньяктан искәнгә, тагын да салкынрак булачак. Көндез 12 градуска, төнлә 15 градуска кадәр суытачак.

Көзнең соңгы көнендә, 30 ноябрьдә, бераз җылыта. Көндез 6 градус, төнлә 11 градус салкын булачагы фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава торышы -7 градустан түбән булмаячак.

Моннан тыш, Переведенцев Татарстанда даими кар катламы ятуын хәбәр итә. Хәзер ул, метеостанция мәгълүматлары буенча, 12 сантиметрны тәшкил итә.

Фото: архив/Михаил Захаров/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X