Синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә
Төнлә термометр баганалары - 11 градуска кадәр, аязган вакытта - 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Киләсе атнаның беренче көнендә, 11 февральдә, төнлә һәм иртән башкалада һәм республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә термометр баганалары минус 11 градуска кадәр, аязган вакытта минус 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус 8 градустан минус 3 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев