Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар яңгыр һәм җил фаразлый

Төнлә 6-8 градус җылы булачак, көндез - +13-15 градус.

15-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Җил - көньяктан, уртача тизлектә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 6-8 градус җылы булачак, көндез - +13-15 градус.

Тулаем алганда, республикада да аязучан болытлы һава торышы булачак, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил - көньяктан, уртача тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5-10 градус, Татарстанның көнчыгышында 0 градустан +5 градуска кадәр булачак, туфрак урыны белән -2 градуска кадәр туңачак. Җомга көнне көндез һава температурасы +12-17 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев