14 май 2020 яңалыклары
-
Чәчү эшләре дәвам итә
Механизатор Габделхаков Булат чәчү комплексында 1820 ООО "Саба" Тимершык бригадасы басуларында (төнге смена).
-
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең яңа җырлары - «Җаным, Җанашым»
13 май көнне социаль челтәрләрдә Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең өр-яңа җырлары яңгырады – «Җаным, Җанашым». Җырның көен Айдар Тимербаев иҗат иткән, ә сүзләре Айдар Минһаҗевныкы.
-
Синоптиклар яңгыр һәм җил фаразлый
Төнлә 6-8 градус җылы булачак, көндез - +13-15 градус.
-
Көзге культураларның торышы
2019 елда Саба районы буенча 7500 га көзге культуралар чәчелде, шуның 7000 гектары-бөртеккә. Бүгенге көндә торышы яхшы, сакланышы 100 %.
-
АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстанның ерак районнарында яхшы түләнә торган эш белән бергә торак бирергә дә әзерләр
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
-
Җиңүчеләр билгеле
“Республика юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесе ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә “Саба таңнары” газетасы сайтында барган "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләр дә билгеле. Әлеге бәйгедә ике дистәдән артык кеше катнашты. Тик нигәдер кайберәүләр I турдан соң тукталып калдылар, ахырына кадәр килеп җитмәделәр.
-
Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зиатдинов вафат булды
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.
-
Татарстанда 600дән артык социаль объектны 4G-интернетка тоташтырачаклар
Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар.
-
Татарстанда өченче көн рәттән коронавирустан терелүчеләр саны йоктыручылардан күбрәк
20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.
-
Хезмәттәшләрен аткан Рамил Шәмсетдиновның хәрби частьта кыерсытылуы судта дәлилләнгән
Рамил Шәмсетдинов Читадагы хәрби частьтә хезмәт иткән ике офицерны һәм алты хезмәттәшен атып үтергән.
-
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының консультация пункты актив эш алып бара
Менә көтеп алынган җылылар да килде. Бакчачылар һәм яшелчә үстерүчеләр өчен кызу эш көннәре башланды. Барлык эшкә дә өлгерергә кирәк, үз бакчаңда яхшы уңыш алу өчен эшләрне җиренә җиткереп эшләү мәслихәт. Узган елгы сезоннан качып-посып калган авыру тудыручы, зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен туфракны эшкәртү таләп ителә. Түтәлләрне казырга, йомшартырга, аннары ашлама кертергә кирәк. Теплицаны әзерләп, үсентеләр утырта башларга, шулай ук ачык грунтка яшелчә орлыкларын чәчәргә дә кирәк, шулай итеп, бакчачының эше санап бетергесез.
-
Лилия Сәлахетдинова әни булган
Кичә, 13 май, танылган шагыйрә һәм «Ярдәм» фонды каршындагы социаль проектлар кураторы, максатчан Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) бала тапты.
-
Татарстанда авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк
Дәүләт программасы буенча республикада тугыз чара планлаштырыла.
-
COVID-19 белән авыручылар үзләрендә булган хайваннар турында хәбәр итәргә тиеш
Татарстанда хайваннарның йогышлану очраклары теркәлмәгән.