Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының консультация пункты актив эш алып бара

Менә көтеп алынган җылылар да килде. Бакчачылар һәм яшелчә үстерүчеләр өчен кызу эш көннәре башланды. Барлык эшкә дә өлгерергә кирәк, үз бакчаңда яхшы уңыш алу өчен эшләрне җиренә җиткереп эшләү мәслихәт. Узган елгы сезоннан качып-посып калган авыру тудыручы, зарарлы бөҗәкләрдән котылу өчен туфракны эшкәртү таләп ителә. Түтәлләрне казырга, йомшартырга, аннары ашлама кертергә кирәк. Теплицаны әзерләп, үсентеләр утырта башларга, шулай ук ачык грунтка яшелчә орлыкларын чәчәргә дә кирәк, шулай итеп, бакчачының эше санап бетергесез.

Бүгенге  көндә  “Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУ Татарстан  Республикасы  филиалының “Казан” агросәнәгать паркында (павильон Б-29) урнашкан   консультация  пункты  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү  өчен   нәтиҗәле  һәм өзлексез эш алып  бара. Биредә бакчачылар  һәм яшелчә  үстерүчеләр өчен  филиал белгечләре  мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтәләр,  бакчачылык  буенча  киңәшләр бирәләр,   яшелчә, чәчәк,  газон орлыклары, сидераль, бөртекле, кузаклы культуралар һәм күпьеллык   үләннәр орлыклары, Татарстанда  үстерелгән ике  төрле сорт  суган - Штуттгартер Ризен һәм  Золотничок - орлыклары,  үсемлекләрне биологик  яклау  чаралары   (фунгицидлар, инсектицидлар  һ.б.лар), кечкенә  фасовкаларда  үсемлекләрне химик яклау  чаралары һәм филиалда  фасовкаланган  минераль  ашламалар (азофоска (нитроаммофоска), карбамид) саталар.  

Консультация   пунктында  шулай  ук  үсентеләр  өчен  ярдәмче  товарлар   (кокос брикетлары һ.б.лар), су  сиптерү җайланмалары  (лейкалар, сусиптергечләр һ.б.лар.), феромонлы  һәм җилемле   тозак-капкыннар һәм башкалар сатыла.   

Сатыла  торган  товарлар   ассортиментына  сезонда  бакчачылар  һәм яшелчә  үстерүчеләр өчен  популяр  булган  бөҗәкләр    (Златоглазка, Трихограмма, Энкарзия, Габробракон) һәм  ЭМ-препаратлар да  өстәлә. 

Филиалда  махсус  эшләнгән әдәбият  та сатыла, болар:   яшелчә  һәм җиләк-җимеш культуралары  буенча  бакчачы  һәм яшелчә  үстерүче белешмәлеге, яшелчә  культураларында була  торган корткычларны  һәм авыруларны  ачыклау  буенча    брошюралар. Быел республика  умартачылары  өчен  бал  кортларының  агулануын һәм һәлак  булуын  кисәтү  буенча  күрсәтмә  материал  эзерләнде  һәм бастырып чыгарылды.        Әлеге басма киң даирә бакчачылар  һәм яшелчә  үстерүчеләр   өчен  рус һәм татар  телләрендә  чыгарылды.  

Барлык  теләүчеләргә дә Консультация  пунктында  үсемлекчелек  буенча    тулырак консультация алырга  һәм  товарлар  белән  якыннанрак  танышырга  мөмкин. Адресы: Казан шәһәре  Аграрный  ур., 2 йорт  «Казан» агросәнәгать паркы,   павильон Б-29.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев