Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирустан терелүчеләр саны йоктыручылардан күбрәк

20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда бер тәүлек эчендә 103 кеше терелгән, ә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 61 кешегә арткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 61 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган», — диде Галимова.

20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана. Аларда авыру җиңелчә формада, симптомнар күзәтелми, дип ачыклык кертте Галимова.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1980 очрагы теркәлгән.

«Шул ук вакытта, яхшы тенденция дә күзәтелә. Бүгенге көндә 843 кеше (узган тәүлектә — 103) терелде», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Республикада инфекция йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев