Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020: Татарстанның ерак районнарында яхшы түләнә торган эш белән бергә торак бирергә дә әзерләр

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

Эш эзләүчеләргә заявкалар бирү өчен сылтама буенча узарга һәм башлангыч форманы тутырырга кирәк. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар.

Бүгенгә республика районнарыннан төрле яшәү, туклану һәм эшкә йөрү шартлары белән 650ләп вакансия бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә аларга әзерләр. Кирәк белгечләр арасында агрономнар һәм тракторчылар гына түгел, ә пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, төрле эштә эшләүчеләр, көтүчеләр, эшчеләргә ярдәм итүчеләр һ.б.лар бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты аша сезонлы эш эзләүчеләрдән 650дән артык заявка килде. Махсус белемнәр һәм күнекмәләр таләп итми торган вакансияләр һәр районда бар диярлек, шул исәптән студентлар өчен дә. Эш эзләүчеләрнең 13,5%ына гына (87 человек) эшнең кайсы районда булуы мөһим түгел. Күпчелеге шәһәр яны районнарыннан эш эзли. Мәсәлән, Зеленодольск районына сезонлы эшкә 126 кеше килергә әзер, Алмәт районына – 78, Балык Бистәсенә – 78.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстанның ерак районнарында яхшы түләнә торган эш белән бергә торак бирергә дә әзерләр. Мәсәлән, Минзәлә районында «Нива» кооперативына технологлар, исәп-хисап белгечләре һәм башкарма директор кирәк.

12 майга кадәр эшкә урнашу өчен республика буенча хәрәкәтләнүгә чикләүләр булса, хәзер инде тиешле юнәлешләр буенча эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр тармак уку йортларының уку үзәкләре базасында очрашып сөйләшә алалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, барлык хезмәт контрактлары Компетенцияләр үзәге тарафыннан теркәлә һәм алга таба хезмәткәрләрнең эш, яшәү урыны һәм түләү шартлары буенча мониторинг уздырыла. Кызыксындырган мәгълүматны Компетенцияләр үзәге белгечләреннән алырга мөмкин, элемтә телефоннары: 8(843)292-07-59, 8987-172-04-28 яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номерына: 8-800-444-16-70 шалтыратырып, белешергә була.

Вакансияләр:

Алмәт районы

Арча районы

Әтнә районы

Балтач районы

Буа районы

Биектау районы

Алабуга районы

Зәй районы

Зеленодольск районы

Кайбыч районы

Кама Тамагы районы

Лаеш районы

Лениногорск районы

Нурлат районы

Питрәч районы

Балык Бистәсе районы

Саба районы

Тәтеш районы

Тукай районы

Теләче районы

Чирмешән районы

Чистай районы

Ютазы районы

Эш эзләүчеләр:

Универсаль хезмәткәрләр

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев