Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Татарстанның атказанган табибы Илгизәр Зиатдинов вафат булды

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

12 майда КДМУның факультет педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хезмәт ветераны Зиатдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илгизәр Зиатдинов 1942 елның 18 апрелендә Саба районы Олы Нырсы авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Югары белем алгач, Пермь өлкәсенә Губаха шәһәренә юл ала, анда өч ел табиб-педиатр булып эшли.

Казанга кайткач, ординатурага факультет педиатриясе кафедрасына укырга керә, аспирантураны тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен яклый, КДМУ факультет педиатриясе кафедрасы доценты исемен ала.

Илгизәр Зиатдинов озак еллар дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, Татарстан һәм Россия педиатриясен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның фәнни хезмәтләре фәнни даирәләрдә югары бәяләнә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы һәм шәхсән ТР сәламәтлек саклау министры туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша. Илгизәр Зиатдинов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр, ә аның исеме Татарстан сәламәтлек саклау тарихында калыр, диелә хәбәрдә.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X