Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңүчеләр билгеле

“Республика юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесе ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә “Саба таңнары” газетасы сайтында барган "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләр дә билгеле. Әлеге бәйгедә ике дистәдән артык кеше катнашты. Тик нигәдер кайберәүләр I турдан соң тукталып калдылар, ахырына кадәр килеп җитмәделәр.

Катнашучылар арасында укучылар күп булыр дип көтсәк тә, аларнын саны азрак иде. Күбрәк яшьләр үз итте бу конкурсны. Өч тур сорауларына килгән җавапларны тикшергәннән сон, җиңүчеләр  түбәндәгечә билгеләнде:

Мәктәп укучылар арасында:

1 урын - Гүзәл Шәрифуллина (Байлар Сабасы);

II урын - Альмир Гаянов (Байлар Сабасы);

III урын - Данис Әхмәтҗанов (Килдебәк).

 

Зурлар арасында:

1 урын - Наил Исмәгыйлов (Байлар Сабасы);

II урын - Гөлия Саматова (Урта Саба);

III урын - Нур Гаязов (Язлы Арташ) һәм Айгөл Фазылова (Байлар Сабасы).

 

Призерларны бүләкләү бераз соңрак, июнь аена чыккач булачак. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев