Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Вакыт-вакыт җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк.

Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика буенча, Казанны да кертеп, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Моннан тыш, синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча, шул исәптән башкалада да,көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанга җылылык бу атна ахырына килер, дип хәбәр иткән иде. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев