18 ноябрь 2020 яңалыклары
-
"Толерантлык ул... " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате
17 ноябрь көнне Туктар авыл мәдәният клубы хезмәткәрләре, Халыкара толерантлык көне уңаеннан, яшүсмерләр өчен «Толерантлык ул... " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Башта толерантлыкның нәрсә икәнлеге, толерант кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында әңгәмә алып барылды. Соңыннан катнашучылар «Цветные ладони» уенында актив катнаштылар һәм һәркем толерантлык турында үз фикерләрен яздылар.
-
Юрий Переведенцев: Соңгы елларда кар күбәя бара, быел да шулай булыр дип фаразлыйбыз
«Быел кар вакытында ятты», — диделәр белгечләр.
-
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре уздырылачак
Чараларны уздырганда Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәләчәк.
-
Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә
Вакыт-вакыт җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк.
-
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика Прокуроры 19 ноябрьдә гражданнарны уртак кабул итәчәк
Бөтендөнья бала көне алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Волынец И.В. һәм Татарстан Республикасы Прокуроры Нәфыйков И.С. 19 ноябрьдә балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә 8(843) 236-61-49 һәм 8(843) 291-19-25 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
-
Үзара салымны – яңа зиратка
Эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә Шәмәрдәндә үзара салымга кагылышлы халык җыеннары этаплап – хезмәт коллективларында үтә. Эшче-хезмәткәрләр белән очрашулар 26 оешма-учреждениедә булачак. Дүшәмбе көнне үзара салымга карата тәкъдимнәрен “Салават күпере” балалар бакчасында эшләүчеләр белдерде.
-
Скрининг гаилә бәхетен саклый
Күп кенә авыруларны дәвалауга караганда булдырмау җиңелрәк икәнен барыбыз да белә. Шуның өчен вакытында диспансерлаштыру, медицина күзәтүләре узу мөһим. Авырып китеп, табибкә баргач: “Моңарчы кайда йөрдең, күгәрченкәем?”– дигән сүзләрне ишетергә язмасын. Ни кызганыч, быел коронавирус зәхмәте диспансерлаштыру программасына шактый аяк чалды. Әмма балалар сәламәтлеген кайгырту теләсә нинди эпидемия шартларында да алгы планда кала. Хәзерге медицина сабый дөньяга килгәнче үк яралгыдагы тайпылышларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
-
Казанда Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар
Казан филармониясе артисты белән «Сәйдәш» мәйдәният үзәгендә хушлаштылар.
-
Тыйнак, затлы, горур һәм укымышлы...
"Татар кызы" бәйгесенең зона этабында катнашкан 12 конкурсант арасында Саба кызы да бар иде. Бәйгедә Казан арты районнары – Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән кызлары бәйге тотты.
-
Картлыгы шатлыкта уза
12 ноябрьдә Тимершыкта яшәүче Сафия Габдрахман кызы Канәфиева 90 яше уңаеннан традицион бүләк - Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
18нче ноябрь – Кыш бабайның туган көне
Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән!