Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыйнак, затлы, горур һәм укымышлы...

"Татар кызы" бәйгесенең зона этабында катнашкан 12 конкурсант арасында Саба кызы да бар иде. Бәйгедә Казан арты районнары – Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән кызлары бәйге тотты.

undefinedАйгөл Котдусованы “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова һәм “Татар кызы” бәйгесен оештыручыларның берсе Гүзәлия Гыйниятуллина белән бүләкләү вакытында күрәсез.

Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы иң элек үзе турында кыскача, әмма үзен­чәлекле итеп, саф татар телендә сөйләп күрсәтергә тиеш иде. Районыбыз данын яклап чыгыш ясаган Казанчы Бигәнәй авылы кызы, Казан аграр университетын тәмамлап, бүгенге көндә Бөтенрәсәй дәүләт юстиция университетында икенче югары белем алучы Айгөл Котдусова да авылда үткән балачагын, студент чорын, яраткан шөгыльләрен, сабый чагындагы олы югалтуын (9 яшьтә әнисез кала), әмма тормышны чиксез яратуын,татар милләтенең киләчәге өчен борчылуын үзе иҗат иткән шигъри юллар ярдәмендә ачып бирә алды.

Әлеге чара турында язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев