Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Картлыгы шатлыкта уза

12 ноябрьдә Тимершыкта яшәүче Сафия Габдрахман кызы Канәфиева 90 яше уңаеннан традицион бүләк - Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

undefined

Тимершык авылында туган кыз сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән кырда урак ура, ындыр табагында хезмәт куя, урман кисә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң биш ел тегү артелендә оекбашлар, шәлләр, бүрекләр тегә. 1953 елда Свердловскига китеп 1957 елга кадәр Уралмаш заводында эшли. Шул ук елны туган ягына кайтып, авылдашы Әхмәдулла Канәфиев белән гаилә коралар. Бер ул тәрбияләп үстерәләр. 1976 елдан лаеклы ялга чыкканчы мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Үзенең ягымлылыгы һәм күңел җылысын кушып әзерләнгән тәмледән-тәмле ризыклары белән укытучылар һәм укучыларның ихтирамын яулый. Ике оныгы , алты оныкчыгына да кадерле,яраткан әби ул.

Сания Габдрахман кызы биш вакыт намазын калдырмыйча, илгә-көнгә хәер-дога кылып, улы Рафис гаиләсе тәрбиясендә имин, бәхетле картлык кичерә.

undefined

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев