Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Скрининг гаилә бәхетен саклый

Күп кенә авыруларны дәвалауга караганда булдырмау җиңелрәк икәнен барыбыз да белә. Шуның өчен вакытында диспансерлаштыру, медицина күзәтүләре узу мөһим. Авырып китеп, табибкә баргач: “Моңарчы кайда йөрдең, күгәрченкәем?”– дигән сүзләрне ишетергә язмасын. Ни кызганыч, быел коронавирус зәхмәте диспансерлаштыру программасына шактый аяк чалды. Әмма балалар сәламәтлеген кайгырту теләсә нинди эпидемия шартларында да алгы планда кала. Хәзерге медицина сабый дөньяга килгәнче үк яралгыдагы тайпылышларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Соңгы вакытта медицинада еш кулланыла башлаган “скрининг” төшенчәсе дә күбрәк мәгънәдә бала һәм ана сәламәтлегенә кагылышлы. Әлеге теманы тулырак ачу өчен район үзәк хастаханәсе табиб акушер-гинекологы Рухсора Худойбердиева белән әңгәмә кордык.

undefined

Әлеге мөһим диагностика чирне иртә ачыклау чарасы

Рухсора Худойбердиева 1996 елда Таҗикстан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Саба үзәк хастаханәсендә 2002 елдан эшли. «Аналар изгелеге» Бөтенроссия конкурсының «Иң яхшы табиб акушер-гинеколог (аборт ясату өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең йөклелеген саклап калу категориясе) номинациясе финалисты (2016 ел) һәм номинанты (2017 ел) . «Россиянең репродуктив киләчәге» V милли премиясе лауреаты.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев