Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил турында кисәтә

Төнлә республиканың күпчелек районнарында, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Бүген кич һәм иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15-17 метрга кадәр тизлектәге җил, яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә әйтелә.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер урыннарда томан төшәчәк. Кичен һәм төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +10 градус күрсәтәчәк. 8 майда көндез һава температурасы +21 градустан +26 градуска кадәр җылы булачак.

  • «Татар-информ» элек Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев