Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда 7 градуска кадәр салкын көтелә

Вакыты белән юеш кар яварга мөмкин.

Иртәгә, 25 мартта, Татарстанда чагыштырмача салкын һава торышы саклана. Аны элеккегечә үк циклон һәм атмосфера фронтлары билгеләячәк, әмма атмосфера күренешләренең интенсивлыгы сизелерлек кимиячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән юеш кар явуы көтелә. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Моннан тыш, юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килә, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы 2-7 градустан түбәнрәк булачак. Көндез һава 0, +5 градуска кадәр җылыначак.

Фото: архив/Элмет Таннары

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X