Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда атна ахырына җылытачак

Республикада урнашкан яңгырлы һава торышы аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле. 

Бүген, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. 

Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак».

Атмосфера басымы бераз күтәрелә, көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы шактый түбән  – төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градуска кадәр җылы була.

Хәер, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 августта, Татарстанда температура фоны акрынлап арта башлаячак. 21 августта көндез һава +16, +21 градуска кадәр, 22 августта көндез  +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев