Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска кимрәк булачак

Шимбәгә каршы төндә -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин.

Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль салкын һава һәм кыраулар көтелә. Синоптиклар фаразынча, уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан 4-6 градуска кадәр кимрәк була.

Шимбәгә каршы төндә, 18 сентябрьдә, урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градуска кадәр җылыначак. Кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Якшәмбе, 19 сентябрьдә, һәм дүшәмбе, 20 сентябрьдә, циклон урынына Татарстанга антициклон килә. 20 сентябрьдә республиканың көнбатышында көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 0..+ 5 градус җылы, урыны белән -2..- 4 градуска кадәр кырау төшү ихтимал. Көндез термометр баганасы +8..+13 градус була.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 21 сентябрьдә, республика чираттагы циклон йогынтысында була. Урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8..+13 градус була. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев