17 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Тирәнгә киткән дым – уңыш нигезе
Бүген Сабада 2022 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды.
-
Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе
Никахны яшьләр Казанда уздырган иде, туй мәҗлесен исә Уфада бәйрәм итәләр.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды
Районыбызда 1 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Айлык кысаларында 16 нчы сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З., Гарипова Г.М. экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырдылар. Чарада 24 бала катнашты, тәрбияви югарылыкта үтте. Балаларга бердәмлек, татулык, һәр кешенең милләтен хөрмәт итү, үз-үзеңне саклау,яклау,якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту күнекмәләре бирелде.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Скандинавия йөреше” технологиясы үткәрелә
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. Әлеге дәресләрнең максаты: ял итүчеләрнең тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләрен уңай якка үзгәртү.
-
Вы не применяете кассу – тогда мы идём к вам!
С начала года налоговая служба приступила к реализации отраслевых проектов по исключению недобросовестного поведения при осуществлении предпринимательской деятельности на рынках и обелению предпринимательской деятельности в сфере общепита.
-
Җомга намазыннан соң – сайлауга
Бүген җомга намазыннан соң, Олы Кибәче авылының мәчеткә йөрүче өлкәннәре бердәм рәвештә, туп-туры 2461нче сайлау участогына килделәр.
-
Туй көнендә тавыш бирделәр
Иске Мичән авылы җирлегендә яшь парлар язылышыр алдыннан сайлау участогына килеп үз тавышларын бирделәр.
-
“Бүген үк барабыз”
Сабалыларны хезмәтне сайлау белән бәйләү берләштерә.
-
Эзмә авыл җирлегендә «Россия суы» акциясе узды
Эзмә авыл җирлегендә «Россия суы» акциясе барышында чишмә, елга ярларын чистарту буенча өмә булып узды.
-
Татарстанда бензин бәясе икенче атна рәттән арзаная
Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калган, аның литры 48,65 сум тәшкил итә.
-
Байлар Сабасында 2486 һәм 2482нче номерлы сайлау участокларында тавыш бирү актив бара
Фоторепортаж.
-
Лесхозда «Хузур ТВ» телеканалы өчен «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән социаль ролик төшерү оештырдылар
14 нче сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Нургали» мәчете белән берлектә, балалар белән «Экстремизмга - ЮК!» айлыгы уңаеннан «Хузур ТВ» телеканалы өчен «Ислам террорга каршы» дип исемләнгән социаль ролик төшерү оештырдылар.
-
Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска кимрәк булачак
Шимбәгә каршы төндә -1 градуска кадәр кырау төшүе мөмкин.
-
Мишә авыл җирлегендә чишмәләр чистартылды
Мишә авыл җирлеге “Россия суы” акциясенә кушылды. Чишмәләрнең тирә-ягы чүпләрдән арындырылды, юылды.
-
Олы Кибәче мәктәбе укучысы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте
Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 нче августтан 13 нче сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте. Бирегә илнең барлык почмакларыннан укуда, спортта, сәнгатьтә яки җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән балалар килә.