Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Бүген Элвин Грей белән Инзиләнең туе

Никахны яшьләр Казанда уздырган иде, туй мәҗлесен исә Уфада бәйрәм итәләр.

Бүген җырчы, Башкортстан башлыгы ярдәмчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей) һәм сөйгәне Инзиләнең туй мәҗлесе уза. Яшьләр тормышларындагы иң мөһим бәйрәмне Уфада уздыра.

Радик белән Инзиләнең инстаграм сәхифәләрендә беренче туй фотолары да барлыкка килде. Алар икесе дә фотоны комментарийларсыз гына #ElvinLoveIzi хештегы белән урнаштырган. 

 

Җырчы тормышындагы мөһим көн өчен иске җырын яңартып башкарган. 

«Безнең көн өчен яздырылган махсус трек — „Выходи за меня“ җырын барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була», — дип хәбәр итә ул инстаграмда.

Элвин белән Инзилә җыр өчен кыска видеоролик яздырып, инстаграмга урнаштырганнар. Анда яшьләрнең туй образларын күрергә мөмкин. 

 

Фото: instagram.com/elvin_grey_music

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X