Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тирәнгә киткән дым – уңыш нигезе

Бүген Сабада 2022 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләренә багышланган зона семинары узды.

undefined

Бүген Сабада 2022 ел уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләренә багышланган зона семинарына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Җаббаров, республиканың Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Питрәч, Әтнә, Арча, Биектау районнарыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, агрономнар, механикалаштыру һәм игенчелек консультантлары килде. Уңайсыз һава шартларында тотрыклы уңыш алу, чәчүлек орлык сыйфатын яхшырту өчен нишләргә, сыек химик препаратлардан бушаган пластик савытларны дөрес утильләштермәгәндә каралган 300 мең сум күләмендә штрафны ничек түләми калырга – сүз әнә шулар хакында барды. Туфракны тирән эшкәртү, уҗымнарны авырулардан һәм корткычлардан саклау мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде. Семинарны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе Виталий Новичков семинарда катнашучыларга авыл хуҗалыгы культуралары үсешенең фаза (кущения (орлыкның як-ягында беренче үсеш билгеләре барлыкка килә), «өч яфрак» фазасы һәм «шильце») үрнәкләре белән таныштырды. “Уҗым өчен “Өч яфрак” фазасы – иң начары. Димәк, бу кырны яңадан чәчәргә кирәк, дигән сүз. Югыйсә кышкы чорда уҗымнарның 30 проценттан артыгы юкка чыгачак. Бу очракта мин бары тик бердәнбер нәрсә генә – гербицидлар яки гормональ чаралар белән эшкәртмәскә кирәк, дип киңәш бирә алам. Эшкәрткән очракта уҗымнарның кышка чыдамлыгы кимиячәк”,– диде ул. Илдус Габдрахманов эре һәм урта хуҗалыкларга 3-4 операцияне берьюлы башкара торган яхшы чәчү комплексларына күчәргә тәкъдим итте. Республикада быел уҗымнарның 65 проценты шундый комплекслар белән чәчелгән. “Семинар көзге җир эшкәртү, уҗымнарның торышы, алдагы ел уңышына нигез салу темаларына багышланды. Шул мәсьәләләр буенча белгечләрнең чыгышларын тыңладык. Сөрү катламы тиешле тирәнлектә эшкәртелеп, көзге яңгырлардан соң барлыкка килгән, шулай ук кышкы һәм язгы дым сакланып калырга тиеш. Җирне диск-культиваторлар белән сөрү катламы 14-16 сантиметр тирәнлектә генә эшкәртә, ә тирәнәйткечләр кулланганда туфрак 30 сантиметр һәм аннан да күбрәк тирәнлектә йомшара. Бу очракта дым тирәнрәк үтә һәм туфракта сакланып кала. Без моны берничә төрле җир эшкәртү агрегатлары кулланып, практик мисалларда карадык”,– дип аңлатма бирде журналистларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев