Саба таңнары

Олы Кибәче мәктәбе укучысы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте

Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 нче августтан 13 нче сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте. Бирегә илнең барлык почмакларыннан укуда, спортта, сәнгатьтә яки җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән балалар килә.

Юллама алу өчен «Путевка» АИС автоматлаштырылган системага үз уңышларыңны чагылдырган портфолионы, грамоталарны кертергә һәм юллама өчен конкурста катнашырга мөмкин.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: