Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бензин бәясе икенче атна рәттән арзаная

Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калган, аның литры 48,65 сум тәшкил итә.

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган атнада (6-13 сентябрь) бензинның уртача ваклап сату бәясе кимегән.

Республикада АИ-92 маркалы бензинның бәясе бер атна эчендә - 4 (хәзер аның литры 44,71 сум тора), АИ-95 – 6 (48,09 сум), АИ-98 маркалы бензин 2 тиенгә (56,78 сум) арзанайган.

Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калган, аның литры 48,65 сум тәшкил итә.

30 августтан 6 сентябрьгә кадәр шулай ук бензинның бер литры 13-14 тиенгә арзанайган иде. Шул рәвешле, Татарстанда бензин бәясе инде икенче атна рәттән түбән тәгәри. Моннан бер атна элек бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнмәде. 

Фото: https://pixabay.com | andreas160578

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X