Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җомга намазыннан соң – сайлауга

Бүген җомга намазыннан соң, Олы Кибәче авылының мәчеткә йөрүче өлкәннәре бердәм рәвештә, туп-туры 2461нче сайлау участогына килделәр.

undefinedВәгазен тәмамлагач, Рәис хәзрәт Газизуллинның изге җомгада башланып киткән сайлауларда иң лаеклыларга тавыш бирергә чакыруын барысы да хуплады. Өлкәннәрне транспорт белән тәэмин итүне җирлек башлыгы Айрат Сафин оештырды. Өлкәннәрне участок сайлау комиссиясе әгъзалары ачык йөз белән олылап каршы алдылар. “Илебезнең алга китүе өчен тавыш бирәбез бит. Шуңа да сайлауларда ел саен бердәм катнашабыз һәм башкаларга да читтә калмаска киңәш итәбез. Бу – армиядә хезмәт итү кебек үк изге бурыч. Илебезнең, шуның белән бергә балаларыз-оныкларыбыз киләчәге хәл ителгәндә битараф булмыйк”,– диде араларында иң өлкәне Рафаэль Шәрәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев