Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак

13 гыйнварда төнлә һава температурасы -33 градуска кадәр булачак.

Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -28 тән алып -33 градуска кадәр. Көндез 20-25 градустан түбәнрәк булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак.

14 гыйнварда, пәнҗешәмбе төнендә, республикада салкын һава торышы сакланачак. Көньяк — көнбатыштан -21... -26 градуска кадәр, көнчыгышта -32 градуска кадәр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 15гыйнварда, һава температурасы төнлә 12дән 17 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр.

Якшәмбе, 16 гыйнварда, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны кабат 14-19 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә чираттагы атмосфера фронты якынлашуы белән кар көтелә. Һава температурасы -11, -16 градус. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев